Нурмихәммәт Хисамов "Татар шагыйрьләре"

Бу китап татар шигъриятенең Кол Галидән башлап Рәдиф Гаташкача булган үсешен гәүдәләндерүче иң күренекле вәкилләрен эченә ала. Алар барысы – егерме сигез. Шигърият сөючеләр, әдәбият белгечләре әлеге хезмәттән шигърият тарихының өч дәвере: урта гасыр, ХХ йөз башы һәм совет чоры хакында төшенчә алачак. Җыентык шигърият белгечләренә, югары уку йорты мөгаллимнәренә, филолог студентларга, урта мәктәп укытучыларына һәм югары сыйныф укучыларына адреслана.

Нурмихәммәт Хисамов: "Еллар дәвамында шигъри барышка кагылышлы байтак мәкалә бастырырга туры килде. Үзем күреп белгән һәм аралашкан шагыйрьләр иҗатын яктырткан мәкаләләр, этюдлар әледән-әле чыгып торды. Гамил Афзал, Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Нури Арслан, Илдар Юзеев, Әхсән Баян хакындагы язмаларым «Казан утлары» журналында, республика газеталарында дөнья күрде. Әмма мин яше буенча үземә якынрак шагыйрьләр хакында күбрәк яздым. «Алтмышынчылар» буыныннан Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташларның актив иҗаты минем күз алдында узды. Бергә бәхәсләштек, табышларга сөенештек, иманыбызны һәм шигъри зәвекъләрне чарлаштык. Алар минем дусларым булды, мин алар иҗаты турында язмыйча булдыра алмадым. Һәм шушы йолдызлык янында шулар кебек үк якты йолдызлар шигърияттә ат уйнатып килә. Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев, Газинур Морат шигъриятнең олы йөген зиһен һәм хис егәре белән күтәреп баралар. Кызыклы һәм кабатланмас талантлар... Мин, асылда, урта гасыр һәм ХХ йөз башы шигърияте белгече булсам да, әле телгә алып үткән замандашларым рухыма якын һәм кадерле булып кала. Чөнки үзем дә шигъри иҗат белән шөгыльләнәм, әлеге талантлы чордашларымда шигъри кичерешләремә аваздашлык һәм милли, инсани иманыма таяныч табам. Әдәби барышка күз салсак, яши торган дәверебез бик кызык. Күз алдыбызда башлап язучы булып йөргән егетләр – хәзер инде олпат шагыйрьләр. Халык шагыйрьләре абруенда йөргән Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, иҗтимагый һәм милли яшәешебезнең иң җитди проблемаларын аксакалларча тәвәккәл һәм зирәк күтәреп, тормышыбызга юнәлеш бирерлек каһарман чалымлы затлар булып киттеләр".

Татарстан китап нәшрияты
Последнее обновление: 28 января 2013, 12:20
Copyright © 2003-2018
Обнаружили ошибку? Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER
Яндекс цитирования