Рашат Низами "Без яшибез..."

Китапта Рашат Низаминың бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев турындагы "Сәйдәшнең соңгы елы" исемле кыйссасы, төрле елларда язылган повесть, фәлсәфи уйланулар, истәлек һәм хикәяләре туплап бирелде.


Китаптан өзек:
Сәйдәшнең соңгы елы ХХ гасыр башында туган композитор 54 нче яшенә аяк басты. Аның чагыштырмача кыска гомеренә илдәге гаять зур вакыйгалар, түнтәрешләр, үзгәрешләр чоры һәм шул заманның зур шәхесләре белән аралашып яшәү, иҗат итү бәхете туры килгән иде. Язмыш безнең татар халкына аеруча рәхимсез булган: дәүләтчелеген югалтканнан соң, ул даими эзәрлекләнү һәм аяусыз сынаулар аша узган, сугыш-көрәш-орышларның канлы туфрагыннан шытып чыккан. Сәйдәш кебек бөек талант иясен Ходай Тәгалә безгә, татарга, ни өчен җибәргән соң? Катлаулы, зур сорау бу. Ләкин иң әүвәл шунысын әйтергә кирәк: ул үзенең үлемсез моңнарын халкыбыз күңеленнән алды һәм аларны халкына кире кайтарып та бирде. Аның музыкасы татар кешесенең рухына, милләтебез йөрәгенә таза-бәрәкәтле орлыклар салган, моңланырга, язмыш фаҗигаләрен кичерергә, яшәү бәхетен тоярга өйрәткән һәм әле дә булса өйрәтә килә. ...Әле кайчан гына ил зур тетрәнүдә иде. “Сталин үлгән!” дигән хәбәр гавамны дерт итеп аякка бастырган иде. “Халыклар атасы”н югалту кайгысыннан халык күз яшьләренә коенды. Тиран тарафыннан золым-хәсрәт күргәннәр ”ниһаять, тынды” дип тынычлану-юану да кичерми калмагандыр, билгеле. Ил башына Хрущёв дигән яңа “патша” килде... Ниләр майтарыр да зур бер илнең корабын кая таба илтер ул? Моны хәзергә берәү дә белми, гөманлый алмый әле. Эрелеваклы халыкларны берләштергән һәм алардан бердәм совет кешесе ясарга тырышучы СССР хөкүмәте капиталистик дөнья белән ачыктан-ачык бәхәсләшә, якалаша, якты коммунизм төзү уе белән янып яши. Мин боларны тарихи фон өчен генә яздым. Дөресен әйткәндә, Салих Сәйдәшев элек-электән сәясәт белән әллә ни кызыксынмаган. Аның стихиясе, омтылышы, яшәү рәвеше – җыр, музыка, моң! Ә шулай да Сәйдәш турында истәлекләргә бирелсәк, аның биографиясен күздән кичерсәк, без тарих белән йөзгә-йөз.

Татар китап  нәшрияте

Последнее обновление: 28 января 2013, 12:58

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования