Т.Шакирова, Л.Шәех "Балачак энциклопедиясе. Беренче китап"

 Балачак Сәхифәләре.
 Бала.
 Балачак.
 Балалар дөньясы.
 «Балачак энциклопедиясе»нә әлеге төшенчәләрнең барысы да диярлек сыеп беткән. Балачак бит ул – гаҗәп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның самими, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул – чыннан да үзе бер кабатланмас олы дөнья.

Әгәр балалар язучылары булмаса, балалар өчен әсәрләр язылмаса, аларны Татарстан китап нәшрияты һәм аның тынгысыз хезмәткәрләре искиткеч матур, зәвыклы китаплар итеп бастырып чыгармаса, һәрберебезнең бала чагы күңелләребездә, хәтерләребездә, хыялларыбызда гына яшәр иде. Ә менә балалар өчен язучы әдипләр сабыйлар күңеленә ачкыч таба беләләр. Шул алтын ачкыч белән алар балалар дөньясының капкасын ачып керәләр, укучыларыбызны да шул кызыклы дөнья белән таныштыралар. Ә ул дөнья, мин сиңа әйтим, олылар дөньясыннан бер дә ким түгел. Катлаулырак та, мавыктыргычрак та, хикмәтлерәк тә, серлерәк тә булмаса әле! Һәм ул чынлап та шулай. Ни өчен дисезме? Аны белер өчен, иң элек балалар язучыларының китапларын укып карарга кирәк. Ул китаплардагы повесть-хикәяләрдән, шигырь-поэмалардан, әкиятләрдән үзеңне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап табарга мөмкин.

Балалар китабы ул – тормыш сабаклары да, гүзәллек, гаделлек, мәрхәмәтлелек дәресләре дә.
Балалар китабы ул – якын дус, акыллы киңәшче дә, турылыклы иптәш, ышанычлы фикердәш тә.
Балалар китабы ул вакытында чыккан якты кояш кебек, вакытында яуган шифалы яңгыр кебек, вакытында искән җылы җил кебек...


Татарстан китап нәшрияты

Последнее обновление: 28 января 2013, 13:01

Copyright © 2003 — 2018
Кабинет Министров Республики Татарстан
Яндекс цитирования