Алексей Песошин Мәскәү халыкара “Сабантуй-2018” фестивалендә булды

2018 елның 21 июле, шимбә

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты.

Мәскәү халыкара “Сабантуй-2018” фестивале “Коломенское” музей-тыюлыгында узды.

Кунаклар өчен төп сюрприз итеп махсус 2018 килограммлы чәкчәк пешерелгән иде. 

Мәскәү Сабан туеның тантаналы ачылышында Россия Хөкүмәте, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре катнашты.

Сабан туе мәйданында алты сәхнә куелган иде. Аларның һәркайсы дөньяның төрле почмагын тасвирлый.

Алексей Песошин барлык мәйданчыкларны карады, милли сувенирлар ярминкәсе белән танышты.

Сәхнәдән Алексей Песошин барлык кунакларны һәм бу чарада катнашучыларны милли бәйрәм белән котлады, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен укыды.

Алексей Песошин шулай ук Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең иң алдынгы вәкилләренә бүләкләр - Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International