Рөстәм Миңнеханов "Зарядье" Мәскәү паркы тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Moscow Urban Forum 2018 (MUF) Мәскәү урбанистика форумында катнаша. 

Форум Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә 2011 елдна бирле уза. Бу шәһәрләр төзү, архитектура, икътисад һәм шәһәрләрне стратегик планлаштыру өлкәсендә халыкара конгресс.

Быел форум темасы - "Киләчәк мегаполисы. Яңа яшәү тирәлеге". Гадәттәгечә урбанфорум берничә форматта уза - эшлекле программа, MUF Fest шәһәр фестивале, шәһәр инициативалары лабораториясе. 

Эшлекле программа ике көн дәвам итәчәк - 17 һәм 18 июль. "Зарядье" концерт залында  өчйөздән артык спикер катнашачак - атаклы архитекторлар, дөньядагы иң эре мегаполислар мэрлары, халыкара мегапроектлар лидерлары, глобаль корпорацияләр вәкилләре. 

Форум алдыннан Рөстәм Миңнеханов "Зарядье" паркында булды, аңа экскурсия оештырдылар. Татарстан Президенты паркта тәкъдим ителгән югары технологияле аттракционнар белән танышты, шул исәптән "Боз тау куышы", "Мәскәү кошлар очкан биеклектән", "Вакыт машинасы" һәм башкалар. Экскурсия барышында Мәскәү баш архитекторы һәм "Зарядье" паркын проектлаучылар җитәкчесе Сергей Кузнецов аңлатмалар биреп барды. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук форумда катнашучы компанияләр стендлары белән дә танышты. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов парктагы аттракционнарны, активлык мәйданнарын һәм кызыклы элементларны югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Зарядье" паркы тәҗрибәсен республика шәһәрләрендә иҗтимагый киңлекләр, парклар һәм ял итү урыннарын булдыру кысаларында кулланырга тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International