Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФдә төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышнда катнашты

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәренә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясендә Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.    

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды.

Утырышта финанс характерындагы мәсьәләләр, төбәкләрнең бюджет белән тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бүлүгә карата алымнар каралды.  

Фикер алышуга чыгарылган мәсьәләләр арасында шулай ук төбәкләрнең һәм муниципалитетларның салым ташламалары нәтиҗәлелеген бәяләү методикасы проектлары, 2018 елда оешмалар табышына салым буенча салым потенциалы үсүне стимуллаштыру өчен дотацияләр бүлү методикасы проекты, төбәкләрнең илкүләм проектларда катнашулары, шулай ук тарихи җирлекләр үсеше мәсьәләләре.

«Без үсешнең бик мөһим этабындабыз. Кыска вакыт эчендә – 1 октябрьгә кадәр без берничә стратегик документ формалаштырырга тиеш», - диде Виталий Мутко. Ул искәрткәнчә, 1 октябрьгә кадәр 12 илкүләм проект формалаштырылачак, алар кысаларында төп эш илнең төбәкләрендә тупланачак.    

Икенче стратегик документ, Виталий Мутко сүзләренчә, - пространстволар үсеше стратегиясе.

Утырышта Виталий Мутко шулай ук Футбол буенча ФИФА-2018 чемпионаты уңышлы тәмамлану белән барысын да котлады. Ул аеруча чемпионат матчларын уздырган шәһәрләргә аерым рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International