Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә (2018 елның 10 - 11 декабре) катнашу.
Бүген төштән соң Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин белән очрашты.