Татарстан вәкиллеге Балашихада яшәүче 100 яшьлек юбилярны котлады

2020 елның 27 ноябре, җомга

Сафия ханым Фәхретдинова 10 ноябрьдә йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул кызының гаиләсе белән Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендә гомер итә.

Аны әлеге олы юбилее белән Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары -  Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән Вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм вәкиллек хезмәткәрләре өенә барып котлады.

София ханым Түбән Новгород өлкәсенең Иске Мучали авылында туган. Ул өч яшеннән әнисез калып, әбисе белән бабасы тәрбиясендә үскән. Ире Фатыйх белән 1939 елда Мәскәүгә күчеп килгәннәр.

Күп еллар постау басу цехында хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларга бияләй һәм башка җылы киемнәр теккән. Авыр хезмәте өчен София ханым “Тыл хезмәтчәне” исеменә лаек булган.

Эмиль Венер улы мөхтәрәм әбигә Татарстанның быел республика  оешуга 100 ел тулуын бәйрәм итүе турында сөйләде. Ул аңа ТАССРның юбилей медален һәм башка бүләкләр тапшырды.    

София ханым 34 ел элек вафат булган ире белән бергә ике кыз үстергән. Дүрт баласы бала чакта ук үлгән. Онык һәм оныкчыклары әбиләренә зур хөрмәт белән карыйлар. Алар барысы да әбиләрен юбилее белән котларга килгәннәр.

Глеб исемле оныкчыгы вәкиллектән килгән кунакларга әбисенә китаплар укуы турында сөйләде. София апа “Мин укый белмим шул, грамотасыз”, - диеп көрсенде. Ире үлгәннән соң бик сирәк кайта алган туган ягын ул бик сагына.

София ханым күрсәткән ихтирам өчен рәхмәт әйтте һәм кунакларга сау-сәламәт аның яшенә җитүләрен теләде. Яшь чагында яратып җырлаган такмакларын да җырлап күрсәтте.

Исегезгә төшереп китәбез, 2020 елда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге Бөек Җиңүгә 75 ел һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә яшәүче йөз яшен тутырган йөз ветеранны котлау буенча хәйрия чарасы уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International