Әхмәтшин
Равил Кәлимулла улы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
+7 (495) 915-58-02, 915-05-02
Факс:
+7 (495) 915-34-87, 915-06-10
E-Mail:
tat.msk@tatar.ru, dezh.pprt@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1960 елның 23 апрелендә ТАССРның Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган

Белеме

1982 елда КДУ тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Шунда ук икенче югары белем – юридик белем ала (1992). Укуын РФ Хөкүмәте каршында Финанс академиясендә дәвам итә.

Хезмәт эшчәнлеге
1977-1982елларда Казан Дәүләт университеты студенты.

1982-1984елларда ВЛКСМның Казан шәһәре Бауман район комитетының комсомол оешмалары бүлеге мөдире.

1984-1994елларда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы органнарында урта һәм өлкән башлыклар составында.

1994-1995елларда Татарстан Республикасының Салым полициясе департаментында оператив хезмәт башлыгы урынбасары – оператив хезмәтнең 4 бүлек башлыгы.

1995-2000 елларда ТР Салым полициясе департаментының Казан шәһәре буенча бүлек башлыгы.
2000-2001елларда Россия Салым полициясе федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә башлыгы урынбасары.
2002-2003елларда Россия Салым полициясе федераль хезмәтенең Мәскәү шәһәре буенча идарә башлыгы урынбасары – “Т” идарә башлыгы.

2003-2006елларда Эчке эшләр баш идарәсенең Мәскәү шәһәре буенча оператив идарә башлыгы.

2006-2006елларда Мәскәү шәһәре Эчке эшләр идарәсенең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә тәртип бозулар белән көрәш буенча идарә башлыгы.

2006-2010елларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш мәгълүмати-аналитик үзәк башлыгының беренче урынбасары.

2010елның апрелендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнә.
Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 24 октябреннән булган №УП-1033 Указы белән Татарстан Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнә.

Юридик фәннәр кандидаты.

Отставкадагы Милиция генерал-майоры

Өйләнгән, ике баласы бар.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International