Мәскәү җәмәгатьчелеге танылган татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллинның туган көнен билгеләп үтте. Аңа шушы арада 94 яшь тулды. Үзенең бөтен гомерен аһәңле җырлар, милли инструменталь музыка иҗат итүгә багышлаган шәхес ул Сәйәр ага.
Бу тантаналы көндә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин вәкиллек җитәкчесенең хөрмәтлебезгә җылы котлау сүзләрен җиткерде: «Бүген Сез танылган татар композиторлары арасында иң олпат һәм абруйлы шәхес. Сезнең күңелне дулкынландыручы үзенчәлекле музыкагыз, танылган җырчылар башкаруындагы гаҗәеп матур җырларыгыз һәм инструменталь пьесаларыгыз телевидениедә һәм радиода еш яңгырый. Сез дистәләгән еллар буе татар халкының музыка мирасын баетуга хезмәт иттегез. Халкыбыз башкалада шундый үзенчәлекле композиторы булу белән чын күңелдән горурлана!» Соңыннан Сәйяр агага вәкиллек исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында туган сәнгатькәребезнең үзенчәлекле җырларын күренекле татар җырчылары башкара. Аның лирик композицияләре документаль фильмнар һәм телевизион тапшырулар әзерләгәндә аеруча яратып кулланалар. Сәйяр Зыятдин улының бөтен гомере, өч яшьтән алып, Мәскәү белән бәйле. Ул үзенең хезмәт юлын Максим Горький исемендәге киностудиядә һәм «Союзмультфильм» киностудиясендә, үзәк телевидениедә тавыш операторы буларак башлый.
Яшь композиторлар төркеме белән күренекле совет композиторы һәм пианист Дмитрий Шостакович кул астында ике ел давамында музыкаль белем алгач, Сәйяр иҗади хезмәтен «Москонцерт»та инструментчы-артист буларак башлап җибәрә. Башкалада үссә дә татар егетенең күңелен милли татар музыкасы гел үзенә тартып тора. Ул Мәскәүнең «Якты юллар» эстрада төркеменә килеп кушыла, һәм алар белән Урта Азиядә, Казахстанда, Идел буе төбәкләрендә татар музыкасын таныту буенча киң колачлы эш алып баралар. Коллектив бик тиз популярлык казана. Уфа каласына бер баруда төркем хәтта 19 концерт куя. Халкыбызның үз музыкасына сусаган еллар була бу.
Үзгәртеп кору башланып, милли сәнгатькә киң юл ачылгач – 1985 елда Сәйяр әфәнде «Москонцерт» каршында «Хыял» татар эстрада ансамблен оештыра һәм озак еллар аның сәнгать җитәкчесе була. Вокаль коллектив Россия шәһәрләрендә уңышлы чыгышлар ясап, милли татар музыкасын сәнгать яратучыларның киң дөньясына ирештерә.
Бүгенге көндә Сәйяр Хәбибуллин 50дән артык популяр җыр авторы. Чын сәнгатькәр күңелендә туганга, аның бер әсәре икенчесенә һич ошамаган. Шул ук вакытта аларны башкаларныкы белән бутап та булмый.Ул үзе бүгенге көндә дә: «Мин музыка белән яшим!», –дип әйтәргә ярата.
Аның җырларын легендар татар җырчылары Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов, Ренат Ибраһимов, Клара Хәйретдинова, Венера Шәрипова, Зөһрә Шәрифуллина һәм башкалар башкарып, дан казандылар. Ә иң танылган «Эзләдем, бәгърем, сине» җырын беренче булып Илһам Шакиров халык алдына алып чыкты. Бүген аның музыкасын һәм җырларын Татарстан Республикасының халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Лилия Муллагалиева, Мәскәүдә яшәүче җырчылар – Татарстанның атказанган артистлары Роза Хәбибуллина, Әлфинә Әхмәтҗан, Илдар Сәлахов һәм башка сәхнәдән яңгыраталар. Күп кенә музыкаль әсәрләрен Тәлгать Хәсәнов җитәкчелегендәге «Этносаунд» төркеме башкара. Әле яңа гына Сәяр Зыятдинович Нәзифә Кәримова сүзләренә «Яңа ел кичләре» һәм «Җырлый җаным» дигән яңа җырлар иҗат иткән. Соңгысында «Бәхет булмаганда җыр тумый», дигән сүзләр бар. Сәйәр әфәнде, чынлап та, бәхетле кеше – иҗатында да, гаиләсендә дә. Иң беренче җырларыннан берсе – «Эзләдем, бәгърем, сине» җырын композитор үзенең хәләл җефете Сания ханымга багышлап язган булган. Шул әсәр бу парны гомерләре буенча озата бара. Хәбибуллиннар, 68 ел бердәм, тату гаилә яшәп, ике бала, өч онык үстергәннәр!
Композиторның татар музыкасын һәм халкыбыз мәдәниятен пропагандалаудагы казанышлары сәнгатькәрләр тарафыннан гына түгел, Хөкүмәт дәрәҗәсендә дә танылды. 90 яшьлек юбилей көнендә Сәйяр Хәбибуллин Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Очрашу ахырында без аның иҗат планнары, хыяллары турында да сораштык. «Алдагы елда, Аллаһ бирсә, миңа 95 яшь тула. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының хуплавын алып, Казан филармониясенең концертлар залында юбилей концертымны уздыра алсам, бик бәхетле булыр идем», – дип җавап бирде мөхтәрәм композитор.