Рустам Минниханов: «9 мая 1945 года – самое важное событие в героической биографии страны»

8 мая 2013 г., среда

Уважаемые фронтовики и труженики тыла!


От имени Государственного Совета, Правительства республики и от себя лично сердечно поздравляю вас с 68-й годовщиной Победы в Великой Отечественной войне!

9 мая 1945 года – самое важное событие в героической биографии страны, каждой семьи и всего нашего многонационального народа. В тот памятный день советским воином-освободителем в поверженном Рейхстаге была поставлена точка в небывалой по жестокости, человеческим жертвам и разрушениям войне. Этот праздник «со слезами на глазах» не имеет срока давности и не терпит сослагательного наклонения, являясь для всех послевоенных поколений ярким символом мужества, героизма и беззаветной любви к Родине.

Благодаря духовной стойкости миллионов наших сограждан и всех людей доброй воли мир был спасён от нацистского рабства, грозившего уничтожением целым народам и государствам. Победа далась нам ценой огромных, невосполнимых утрат. Мы всегда будем помнить тех, кто пал на полях сражений за честь и свободу Отчизны!

Только из одного Татарстана на битву с ненавистным врагом ушли более семисот тысяч человек, почти половина из которых не вернулась к родным очагам. Война пришла в каждый дом и забрала самых лучших. Никогда не изгладятся в нашей памяти имена Мусы Джалиля, Михаила Девятаева, Магубы Сыртлановой, Петра Гаврилова, Гани Сафиуллина, Николая Столярова, Гази Загитова, Михаила Симонова и многих других героических татарстанцев. Все они увековечены в наших благодарных сердцах, названиях городов и посёлков, улиц и школ, запечатлены в бронзе и граните монументов, экспозициях музеев и мемориалов.

Мы всегда с уважением и сыновней признательностью будем помнить тех, кто ковал оружие возмездия на фабриках и заводах, кто, не покладая рук, трудился на колхозных полях, работал в тыловых госпиталях, учреждениях науки, образования и культуры. Татарстан и его славная столица – древняя Казань – внесли большой вклад в общее дело победы над врагом и восстановление порушенного войной народного хозяйства.

Мы искренне признательны ныне здравствующим представителям героического поколения победителей за их беспримерный подвиг и стремимся делать всё от нас зависящее, чтобы улучшить условия жизни ветеранов, способствовать их активному вовлечению в общественную жизнь республики. Многие из ветеранов, несмотря на преклонный возраст, и сегодня принимают посильное участие в военно-патриотическом воспитании молодёжи, что является олицетворением живой связи поколений. Особо важное значение это приобретает в связи с подготовкой к празднованию 70-летнего юбилея Великой Победы. Пусть ваши земные дни продлятся как можно дольше, уважаемые ветераны!

Вечная память и слава всем тем, кто приближал День Победы, кто принёс на нашу землю мир и свободу!

Желаю всем вам, дорогие татарстанцы, счастья, здоровья, мира и благополучия.

С праздником! С Днём Победы!

Президент

Республики Татарстан                                                            Р.Н. Минниханов

 


Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!


Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм!

1945 елның 9 мае – илебез, күпмилләтле халкыбыз һәм һәр гаилә язмышында иң әһәмиятле вакыйга. Тез чүктерелгән Рейхстагта бу көнне кешелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч, коточкыч сугышның ахыргы сәхифәләренә нокта куелды. “Яшь аралаш” бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый, сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга  тирән мәхәббәт чагылышы булып тора.  

 Миллионлаган ватандашларыбызның  һәм Җир шарындагы барлык игелекле кешеләрнең рухи ныклык күрсәтеп көрәшүе нәтиҗәсендә дөнья  бөтен бер халыкларны, дәүләтләрне  юкка чыгару белән янаган нацизм коллыгыннан котылды. Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Туган җир даны һәм азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр!

Татарстаннан  гына да явыз дошманга каршы сугышка җиде йөз меңнән артык кеше китте, шуларның яртылашы диярлек туган нигезләренә әйләнеп кайтмады. Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде һәм яхшылардан да иң яхшыларның гомерен алды. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм Татарстан җиренең башка бик күп каһарманнарының шанлы исеме үлемсез. Алар барысы да рәхмәт хисе тулы йөрәкләребездә, шәһәр һәм бистә, урам һәм мәктәп атамаларында, һәйкәлләрдә, музейлар һәм мемориаллар экспозицияләрендә мәңгеләштерелде. 

 Дошманнан үч алу теләге белән  фабрика һәм заводларда көнне төнгә ялгап корал койган, алны-ялны белми колхоз кырларында, тылдагы госпитальләрдә, фән, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә хезмәт куйган фидакарьләрне һәрчак тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисе белән искә алабыз. Татарстан һәм аның данлыклы башкаласы – борынгы Казан каласы – дошманны җиңүгә һәм хәрабә хәленә китерелгән халык хуҗалыгын торгызу эшенә зур өлеш кертте.

Без ихлас күңелдән каһарман җиңүчеләр буыны вәкилләре – кадерле ветераннарыбызга тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәт хисләребезне җиткерәбез һәм аларның тормыш шартларын яхшырту, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Ветераннарның күбесе, инде олы яшьтә булуларына карамастан,  бүген яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә катнашалар, бу исә буыннар чылбыры өзелмәвенең ачык гәүдәләнеше булып тора. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек моның әһәмиятен тагын да арттыра. Хөрмәтле ветераннар, безне сөендереп, арабызда мөмкин кадәр озаграк яшәсәгез иде!

Җиңү Көнен якынайтуга үзеннән өлеш керткән, җиребезгә тыныч һәм азат тормыш алып килгән һәркемгә мәңгелек дан!

Кадерле татарстанлылар, сезнең һәммәгезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим.

Җиңү Бәйрәме котлы булсын!


Татарстан Республикасы

Президенты                                                                                    Р.Н. Миңнеханов

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International