Рустам МИННИХАНОВ: "Вечная память героям и огромное спасибо ветеранам!"

8 мая 2014 г., четверг

                                                   Дорогие участники войны и труженики тыла!

                                        От всей души поздравляю вас с 69-й годовщиной Великой Победы!

Незабываемым весенним днем 9 мая 1945 года в поверженном Рейхстаге солдат-освободитель подвел закономерный итог самой страшной и кровопролитной в мировой истории войне. Так героически достойно для нашего многонационального Отечества и бесславно для нацистских агрессоров и их приспешников завершилась многолетняя смертельная битва за независимость Родины и свободное будущее всего человечества.

Мы заплатили за Победу непомерно высокую цену, которая не имеет материального измерения. Ничем невозможно измерить горе жен и матерей, потерявших своих мужей и сыновей, ужасы геноцида, оккупации, голода и блокады, утрату великих культурных ценностей. Десятки миллионов погибших, тысячи разрушенных городов и сел, стертые с лица земли фабрики и заводы – вот зловещий финал той бесчеловечной войны.

Сегодня мы вновь отдаем дань глубокого уважения и искренней благодарности всем отважным воинам, остановившим безжалостного фашистского зверя и добившим его в собственном логове, всем неутомимым труженикам тыла, не покладая рук ковавшим победу в заводских цехах, на колхозных полях, в конструкторских бюро и в прифронтовых госпиталях.

Особые слова благодарности в Год культуры хотелось бы высказать в адрес творческих работников – артистов, литераторов и журналистов, приравнявших в годы войны к штыку перо, поднимавших боевой дух наших солдат, жертвовавших свои таланты и сами жизни на алтарь Победы.

Из более семисот тысяч татарстанцев, ушедших на войну, домой не вернулась почти половина. Золотыми буквами в нетленную летопись Великой Победы вписаны имена Мусы Джалиля, Михаила Девятаева, Магубы Сыртлановой, Петра Гаврилова, Гани Сафиуллина, Николая Столярова, Гази Загитова, Михаила Симонова и многих других. Подвиги каждого из них живут в наших сердцах, воспитывая чувство патриотизма и сопричастности к героической истории непобедимой державы.

К сожалению, сегодня находятся силы, подвергающие кощунственной ревизии итоги Великой Отечественной войны. Большую тревогу у всех нас вызывают события на Украине, создавшие реальную угрозу возрождения нацистско-бандеровской идеологии, которой просто не может быть места в современном мире. Убежден, что необходимо поставить широкий государственный и общественный заслон любым попыткам распространения человеконенавистнических взглядов, в какие бы маски ни рядились их сторонники и распространители.

Это – наша святая обязанность и прямой долг перед павшими воинами и ныне здравствующими ветеранами, которые, несмотря на преклонный возраст, продолжают занимать активную социальную позицию, являя собой бесценный пример патриотизма для молодежи. Вечная память героям и огромное спасибо ветеранам за все то, что военное поколение сделало для нас! Убежден, что ваши потомки будут достойными продолжателями славных традиций.

Отрадно, что нынешний День Победы мы будем праздновать вместе со своими воссоединившимися соотечественниками-крымчанами, на деле доказавшими незыблемость наших общих духовных ценностей.

Пусть же безжалостное пламя войны больше никогда не опалит нашу землю, а завоеванное в боях Знамя Победы всегда гордо развевается над Россией! Мира вам, счастья, здоровья и благополучия, уважаемые татарстанцы!

С праздником! С Днем Великой Победы!

 

Президент

Республики Татарстан                                                                                Р.Н. Минниханов

 

 

Бөек Җиңү көне котлы булсын!

 Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм!
1945 елның 9 Мае – гаять кадерле, изге, истәлекле көн. Рейхстагта шушы көнне дөнья тарихындагы иң коточкыч, иң канкойгыч су­гышның соңгы сәхифәсенә нокта куелды. Гаделсезлек, явызлык закончалыклы төстә шулай тәмам­ланырга тиеш иде. Туган илебез бәйсезлеге һәм бөтен кешелекнең азатлыгы өчен күп елларга сузылган дәһшәтле орышта җиңеп чыгу күпмилләтле Ватаныбызның дан-шөһрәтен тагын да арттырды, аб­руен тагын да үстерде, хал­кы­быз­ның каһар­манлыгын бөтен дөньяга танытты. Баскынчы нацистлар һәм алар­ның ялчыларына тарих, кире­сенчә, хурлыклы сабак бирде.

Бөек Җиңү ифрат зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Аларны матди яктан бәһаләү бизмәненә салып үлчәп булмый. Ирләре һәм уллары сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган аналарның, хатыннар­ның ачы кайгысын, геноцид, фашист итеге астында калган җир­ләрдә кол хәлендә гомер сөрү авырлыгын, ачлыкны, блокада газабын, бөек мәдә­ния­тебезнең кыйммәтле җәүһәрләре юкка чыгарылу кебек вәхшилекне бәяләп, сүз белән тасвирлап бетерү мөм­кин түгел. Уннарча миллион кеше һәлак булды, мең­нәрчә кала һәм сала җимерелде, фабрика һәм заводлар җир белән тигезләнде – рәхимсез сугышның ахыры шундый булды.

Бүген без ерткыч фашист­ларның мәкерле юлына чик куйган, аларны үз өнендә тар-мар иткән каһарман сугышчыларыбызга, завод цехларында, колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында, госпитальләрдә алны-ялны белмичә фронт өчен, җиңү өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә тагын бер тапкыр тирән хөрмә­тебезне, чиксез рәхмәт хислә­ре­безне җит­керәбез.

Мәдәният елында иҗат әһел­ләре – артистлар, язучы-ша­гыйрь­ләр, журналистларның Бө­ек Җи­ңүгә үзләреннән зур өлеш кер­түләрен аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Талантларын, гомер­ләрен аямыйча, алар сугыш гарасаты эчендә булды, солдат­ларның рухын күтәрү өчен сәхнәләрдән төшмәде, каләм­нәрен корал итеп илбасарларга каршы көрәште.
Татарстаннан сугышка киткән җиде йөз мең кешенең яртысыннан артыгы туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең исеме Бөек Җиңү елъязмасына алтын хәреф­ләр белән язылды. Аларның батырлыгы яшь буында ватан­пәр­вәрлек, җиңелмәс дәүләте­безнең шанлы тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләүдә зур ярдәм булып тора.

Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышына, аның вакыйгаларына җиңел акыл белән мәсхәрәле ревизия ясау омтылышлары бар. Бу – гаять күңелсез, борчулы күренеш. Украинадагы вакыйгалар, нацизм-бандерачылык идеологиясен яңадан торгызу куркынычы шөбһә тудыра. Мондый гамәлләргә тормышыбызда урын булмаска тиеш! Кешелексезлеккә өндәүле карашлар таратырга тырышучылар нинди генә битлек киеп чын йөзен яшереп маташса да, аларның кыек эшләренә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан көчле каршылык күрсә­телергә тиеш дип уйлыйм.

Бу – сугыш кырларында башын салган сугышчылар һәм, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, бүген дә әле актив иҗтимагый позиция алып алдынгы сафларда атлаучы, яшьләр өчен каһарманлык һәм ватан­пәрвәрлек үрнәге булып торучы ветераннарыбыз алдындагы изге бурычыбыз. Батыр сугышчыларыбызга мәңгелек дан! Кырыс сугыш чорында яшәгән, чыныккан буынның шөһрәтле традиция­ләре киләчәктә дә лаеклы дәвам ителер дип ышанам.

Җиңү көнен быел кырымлы ватандашлар белән бергәләп бәйрәм итәчәкбез. Алар уртак рухи кыйммәтләребезнең какшамаслыгын эштә күрсәттеләр.
Сөекле туган җиребез һәрчак имин булсын, толлар, ятимнәр, сугыш корбаннары кичергән олы михнәтләрне башка беркем дә күрмәсен, кан коеп яулап алынган Җиңү Байрагы Ватаныбыз күгендә һәрчак горур җил­фер­дәсен! Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә тынычлык, сәламәтлек, мул һәм бәхетле тормыш телим.

Бөек Җиңү көне котлы булсын!


Татарстан Республикасы

Президенты                                                                                                                                               Р.Н. Миңнеханов

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International