Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү татарстанлыларның социаль-икътисадый хокукларын яклауга һәм җайга салуга юнәлгән адым булды

2017 елның 27 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү татарстанлыларның социаль-икътисадый хокукларын яклауга һәм җайга салуга юнәлгән адым булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тантанада хәбәр итте. Чара Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды. 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

Концерт залы холлында Татарстанның 90 нчы еллар башыннан иҗтимагый-сәяси үсешенең төп вакыйгаларын һәм үзенчәлекләрен чагылдыручы тарихи документлардан һәм фотосурәтләрдән күргәзмә оештырылган иде.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика дәүләтчелеге каркасын формалаштырып, Татарстан Конституциясе тарихи, милли һәм рухи традицияләрне, мәдәниятләрне һәм телләрне саклап калуга һәм үстерүгә, гражданлык тынычлыгын һәм милләтара татулыкны тәэмин итүгә ярдәм итте. Моннан тыш, Төп закон демократияне ныгыту, республиканы социаль-икътисадый үстерү, Россия Федерациясе халыкларының федерализм принципларында тарихи бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудырды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Конституциясе катлаулы тарихи шартларда барлыкка килде. «Җәмгыятьнең икътисадый һәм сәяси корылышындагы җитди үзгәрешләрне законнар белән беркетү зарурияте килеп туды. Кызганычка каршы, дәүләт хакимиятенең иң югары органнарының эшчәнлеге 90 нчы еллар башында үсә барган каршылыклар аркасында төрле яктан тоткарланды, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Россиянең яңа Конституциясе булмаган бу шартларда закон чыгару инициативасын федерациянең аерым субъектлары, шул исәптән безнең республика, үз өстенә алды».

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республика Конституциясен кабул итәр алдыннан зур әзерлек эше башкарылды. Республика парламенты карары белән төзелгән Конституция комиссиясе ике елдан артык эшләде. Конституцион корылышның бөтендөнья модельләре һәм практикалары тәҗрибәсе өйрәнелде.

Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, граждан һәм милләтара тынычлыкның һәм татулыкның хокук гарантияләрен булдыру, турыдан-туры эш итүче закон акты булдырырга омтылу – Татарстан Конституциясе эчтәлегенең төп алымнарына әверелде.

«Әлеге Конституциянең фундаменталь постулаты Татарстан Республикасының күп милләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын белдерү булды.  

Конституциянең татарстанлыларның күп өлеше сөйләшүче татар һәм рус телләренә дәүләт стаусы бирү турындагы нигезләмәсе иҗтимагый консенсусны чагылдырды. «Бүген барган бәхәсләр янәдән бу теманың четреклелеген күрсәтә. Дистәләгән еллар буена милли мәгарифтә уңышлар белән бергә беркадәр проблемлар да җыелган. Ышанам, без дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнү һәм файдалану буенча барлыкка килгән мәсьәләләрне Конституция нормалары нигезендә оптималь хәл итәрбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа өндәүләрне һәм иҗтимагый үсешне исәпкә алып, Конституция нормаларына билгеле бер төзәтмәләр дә кертелә. Әмма республика Конституциясенең фундаменталь принциплары үзгәрешсез кала.

«Конституцияне белү һәм хөрмәт итү, Конституция буенча эш итү – дәүләт хакимияте органнары эше генә түгел, бу барлык татарстанлылар һәм граждан җәмгыяте институтлары эше дә. Бу – туган республикабызның һәм барлык Ватаныбызның үсү һәм чәчәк ату нигезе», - дип йомгак ясады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International