Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Мәскәүгә эш сәфәрен кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.

Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак рәислегендә узды. 

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - федерация субъектларының бюджет кредитларын реструктуризацияләү һәм субъектларның коммерция бурычларын арттыруны туктату чаралары. 

"Безнең бурыч - бюджетара мөнәсәбәтләрне гадел, ачык һәм аңлаешлы итү. Алар нигезендә  үзара җаваплылык булырга тиеш: федераль үзәкнең төбәкләр алдында, һәм Россия Федерациясе субъектларының үзәк алдында", - дип ассызыклады РФ Хөкүмәте вице-премьеры. 

"Бу илебез Президентының сәяси карары. Хөкүмәт әлеге варианталарны тәкъдим итте, Президента аларны хуплады", - диде Дмитрий Козак. Ул билгеләгәнчә, бюджет кредитларын реструктуризацияләүнең икенче өлеше 2019 елдан соң көтелә. Аның сүзләренчә, бюджет кредитлары буенча түләүләр икеләтә кимиячәк һәм шул рәвешле реструктуризация 12 ел дәвам итәчәк. 

Дмитрий Козак сүзләренчә, федераль бюджеттан субсидияләр һәм дотацияләр алу шартлары - төбәкнең үз икътисадый мөмкинлекләрен арттыру, керемнәрне өстәмә мобилизацияләү, нәтиҗәсез чыгымнарны киметү, шул исәптән салым льготаларын да. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International