Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының илдә конкуренцияне үстерүгә ярдәм күрсәтү эшчәнлеге мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының илдә  конкуренцияне үстерүгә ярдәм күрсәтү эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.  

Утырышны Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барды.

Төп нотыклар белән Удмурт Республикасы башлыгы Александр Бречалов һәм Федераль монополиягә каршы хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев, шулай ук икътисадый үсеш министры Максим Орешкин һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов чыгыш ясады.

Утырышта катнашучылар «Конкуренцияне үстерү буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре турында» Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 21 декабрендәге № 618 Указында формалаштырылган максатларга ирешү өчен кирәкле чараларны карадылар.

Утырышны ачып, Россия Федерациясе Президенты билгеләп үткәнчә, ил алдында торган масштаблы бурычларны барыбызның да – граждан җәмгыятенең дә, бизнесның да, хакимият органнарының да хәл итәргә керешүен таләп итә. 

«Утырышның темасы – илдә конкуренцияне үстерү. Бу безнең эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе. Бу өлкәдәге бурычларны хәл итмичә без сезнең белән бернәрсә дә эшли алмыйбыз, бер генә бурычны да хәл итә алмыйбыз», - диде Владимир Путин.

«Гадел һәм намуслы конкуренция – икътисадый һәм технологик үсеш өчен нигези шарт, илне яңарту, барлык өлкәләрдә дә алга хәрәкәт итү нигезе, – диде ул. – Бу өлкәдә хокукый җайга салудан башлыйм. Тулаем ул бөтендөнья стандартларына туры килә. Соңгы елларда монополиягә каршы законнарның дүрт пакеты кабул ителде. Иң мөһиме – аларның хокук практикасында кулланышын тәэмин итү. Әлегә, кызганычка каршы, конкуренция өлкәсендә законнарны турыдан-туры инкяр кылу күзәтелә, бигрәк тә җирле хакимиятләр тарафыннан. 2017 елда монополиягә кршы законнарны бозуның гомуми күләмендә федераль хакимият органнары тарафыннан – 1,2 процент, ә төбәк һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан – 98,8 процент».

Утырышның стенографик хисабы http://www.kremlin.ru/events/president/news/57205сайтында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International