Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Транспорт министры Евгений Дитрих белән очрашты

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Транспорт министры Евгений Дитрих белән очрашты.

Очрашу Россия Федерациясе Транспорт министрлыгында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин да катнашты.   

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов республикада юл-транспорт челтәре үсеше турында, Татарстанның юллар хуҗалыгында гамәлгә ашырылучы мөһим проектлары турында сөйләде.   

2018 елда Татарстан Республикасында юл эшләре программасы буенча финанслау 26,9 млрд. сум тәшкил итә. Бу программа исәбенә Татарстан Республикасында 2018 елда 69,4 км төбәк автомобиль юлларын төзекләндерү; 195,8 км төбәк автолын һәм 10 күперне ремонтлау планлаштырыла.

2018 елда Татарстанда торак пунктларның юл-урам челтәрен ремонтлау, булган  асфальт-бетон өслекләрне ремонтлау, ишегаллары территорияләрен һәм кварталлар эчендәге юлларны ремонтлау эшләре башкарыла.      

Казанда 2018 елда «Имин сыйфатлы юллар» программасы буенча  шәһәр юл-урам челтәрен эшләре гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International