Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү эшләре буенча министры Евгений Зиничев белән очрашты

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Анда ул Россия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев белән очрашты. 

Татарстан Президенты РФ ГТХ министрылыгы башлыгына Казанда 2018 елгы ФИФА - футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру вакытында Россия ГТХ кычләренең "Казан-Арена" стадионында алты матч куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, җыелма командаларның кырык биштән артык күнекмәләр уздыру чаралары куркынычсызлыгын һәм башка чаралар куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашулары турында хәбәр итте. 

Казанда дөнья чемпионаты матчлары 1 миллионнан артык җанатар катнашында үтте, шуларның 75 меңе - чит ил гражданнары. Чемпионат чаралары вакытында гадәттән тыш хәлләр, кунаклар һәм катнашучыларга янаучы вакыйгалар булмады. 

Бүген яклар Россия ГТХ министрлыгының Татарстан Республикасында эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләште. Төбәктә ГТХ министрлыгы федераль көчләрен һәм чараларын үстерү өлкәсендә зур эш алып барыла. Соңгы җиде елда гына (2011-2017 еллар) әлеге максаттан 2 млрд. 200 млн. сумнан артык акча юнәлтелде. 

Әлеге финанс чаралар биналар төзелеше, капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре (181 объект), автотехниканы сатып алуга (49 берәмлек), җиһазлар, ягулык сатып алуга, авиацион тармакны тәэмин итүгә, салым түләүгә, федераль бүлекчәләр хезмәткәрләрен медик реабилитацияләүгә һәм башка максатларга юнәлтелде. 

Агымдагы елда 10 һәм аннан да артык ел хезмәт иткән төп һәм махсус техниканы капиталь төзекләндерүгә 76 млн.сумлык өстәмә чаралар бирлде. 2020 елга кадәр КАМАЗ шассие нигезендәге 85 автомобильне ремонтлау карала. 

Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия ГТХ министры Евгений Зиничев Татарстан территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы башка мәсьәләләр турында да сөйләште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International