Рөстәм Миңнеханов Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы Мәхмүт Гәрәевны 95 яшь тулу белән котлады

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәрби фәннәр академиясе президенты, Россия Оборона министрлыгының Генераль инспекторлар идарәсе баш инспекторы, армия генералы Мәхмүт Гәрәевны туган көне белән котлады. 

Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевка 95 яшь тулу уңаеннан телеграмма юллады. 

"Хөрмәтле Мәхмүт Әхмәт улы!

Туган көнегез уңаеннан җылы котлау сүзләрен кабул итегез. 

Сез - олы дәвер кешесе, сезнең исемегез Ватанга данлы хезмәт итү, ватанпәрвәрлек, офицер намусы төшенчәләренә турыдан-туры бәйле, - диелгән телеграммада. - Мәскәү астында 41 нче елның кырыс кышындагы кебек, бөтен узган еллардагы кебек, бүген дә 95 яшь тулу көнендә Сез үзегезгә, Ватанны саклау бурычына тугрылыклы булып каласыз. Бары тик хәзер яшүсмер чактагы йөрәк дәртлелеге күп еллар дәвамында тупланган тәҗрибә, киң фәнни белемнәр, кешеләр тормышын тирәнтен аңлау алыштырды. Сезнең лаеклы профессиональ һәм кешелеклелек сыйфатларыгыз алга таба да Ватанга, кешеләргә, яшь буынга, безнең киләчәгебезгә хезмәт итсен. Сезгә сәламәтлек, иминлек, дәрт, бетмәс күңел һәм тормыш көче, йортыгызда тынычлык һәм бәхет булуын телим. 

Тирән хөрмәт белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International