Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамлануына багышланган танылган опера йолдызлары катнашындагы гала-концертта булды

2018 елның 15 июле, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә футбол буенча дөнья чемпионаты ФИФА-2018 тәмамлануына багышланган танылган опера йолдызлары катнашындагы гала-концертта булды.

Чарада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, ФИФА президенты Джанни Инфантино, танылган футбол уенчылары һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Концерт программасында таныклы опера олдызлары катнашты, шул исәптән Анна Нетребко һәм Пласидо Доминго. 

"Без дөнья футболы лидерын билгелиячәк матчны түземсезлек белән көтәбез, әмма шул ук вакытта бу бик күп уңай эмоцияләр, якты тәэсирләр, яңа дуслар бүләк иткән гаять зур спорт бәйрәме тәмамлана дип юксынабыз да, - диде сәламләү сүзендә Владимир Путин. - Россия чемпионатка төпле итеп, тырышып әзерләнде, һәм без аның уңышлы узуына, футбол тирәсендә миллионлаган кеше берләшүенә чын күңелдән шатланабыз. Безнең тырышлыкны лаеклы рәвештә спортчылар да бәяләде, аларга һәм масса күләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дә бөтен мөмкинлекләрен күрсәтә алырлык шартлар булдырылган иде, ярдәмгә тәүлек буе чемпионтаның шәһәр пресс-үзәкләре эшләде". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International