Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында: Бер ел эчендә күп эшләр башкарылды, әмма алда әле тагын да күп эш бар

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов утырышта билгеләп үткәнчә, мондый мөһим дата – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы якынайган саен – чарага әзерлек интенсивлыгы арта бара. Бу масштаблы вакыйга әһәмиятен 2020 елда Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы турында быел апрель аенда имзланган Россия Президенты Владимир Путинның Указы билгели. 

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының 2020 елда Мәскәүнең иң яхшы мәйданнарында һәм залларында Татарстан театрларының һәм музейларының гастрольләрен һәм күргәзмәләрен уздыру буенча Татарстан  инициативасын хуплавы да – күңелле күренеш. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Үзәк банкы ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган затлы металлардан акча чыгару турындагы тәкъдимне хуплады.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына медаль әзерләү һәм чыгару эше алып барыла  – аның статусы республика дәүләт бүләге буларак билгеләнгән.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүнең бәйрәм символикасы эшләнгән һәм килештерелгән. 

Шулай ук Татарстан башкаласы Казанда шушы вакыга кысаларында мөһим объектлар төзү һәм булганнарын реконструкцияләү турында карар кабул ителгән.

«Бер ел эчендә күп эшләр башкарылды, әмма алда әле тагын да күп эш бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары планы үтәлеше турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев чыгыш ясады. Аның нотыгы алдыннан Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү тарихы турында фильм күрсәтелде. Васил Шәйхеразыев хәбәр иткәнчә,  ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган сайт та эшли - http://100.tatarstan.ru/ .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International