Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин белән очрашты

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бүген төштән соң Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин белән очрашты.

Яклар эшләрнең агымдагы торышы, Татарстан буенча ФСХ Идарәсе эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Моннан тыш, һөнәри керемгә салым кертү темасы да кузгатылды. Искәртәбез, 2019 елдан Татарстан, шул исәптән Россиянең бүтән өч төбәге, үзмәшгуль затларга салым кертү экспериментында катнашачак.   

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка Федераль салым хезмәте кертә торган яңа эш рәвешләре турында сөйләде. Аерым алганда, сүз физик затлар, шулай ук юридик затлар белән эшләгәндә хәзерге заман алымнарын куллану,  салым түләүчеләрнең виртуаль шәхси кабинетларын булдыру, белешмәләр базасын камилләштерү һәм башкалар турында барды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International