Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль Собраниесе Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә катнаша

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә (2018 елның 10 - 11 декабре) катнашу.

Искәртәбез, бүген Россия Федераль Собраниесе Федерация Советының пленар утырышы кысаларында «Субъект сәгате» узачак, анда Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм мәдәни потенциалы тәкъдир ителәчәк. «Субъект сәгате»ндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин чыгыш ясаячаклар.    

«Субъект сәгате» йомгаклары буенча Федерация Советы карар кабул итәчәк, аның үтәлеше федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнары өчен мәҗбүри булачак.

Кичә РФ ФС Федерация Советында, Татарстан дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, юнәлеш комитетлары җитәкчеләре катнашында, бюджет һәм финанс базарлары, федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре, икътисадый сәясәт комитетларының киңәйтелгән утырышлары узды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International