Мәскәү җәмәгатьчелеге танылган татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллинның туган көнен билгеләп үтте. Аңа шушы арада 94 яшь тулды.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Яшьләр советының ике проекты ТР Хөкүмәте грантын отты. «Хәрәкәт» яшьләр проекты һәм «Чикләвек» уены Россия төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Сафия ханым Фәхретдинова 10 ноябрьдә йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул кызының гаиләсе белән Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендә гомер итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб әгъзалары белән очрашты. Чара Мәскәүдә узды. Очрашуда 100дән артык Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә (2018 елның 10 - 11 декабре) катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары һәм Генераль советларының уртак утырышында катнашу.
Бүген төштән соң Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул "Мәскәү – Татарстан күпере" IV Мәскәү яшьләр форумында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40-нчы утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.